Татарстан гаиләләре балага айлык пособия алуны автомат рәвештә озынайта алачак

1 февраль 2018 ел., пәнҗешәмбе

2016 елда транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләүләрне алучы татарстан пенсионерлары гаризаларын автомат рәвештә озынайта алды. Ягъни социаль ярдәм итү органы хезмәткәрләре гражданнарның ризалыгы белән мөстәкыйль рәвештә айлык акчалата түләүләрне озынайта ала.

2017 елның ахырында шундый ук мөмкинлек балага пособия алуда бирелде.

Бу нәрсә, димәк? Гариза тапшырганда, гражданнар гаризада пособия бирүне автомат рәвештә озынайтырга ризалыгын күрсәтергә тиеш. Биредә шулай ук, соңгы 6 айга керем күләме турында белешмәләр дә күрсәтелә.

Билгеләп үтик, 2017 ел дәвамында 72 процент граждан Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын файдаланып, социаль түләүләр белән файдалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования