«Агрофирма Тукай» ҖЧҖ хезмәт хакын түләү буенча өлешчә бурычын кайтарды

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, үз эшчәнлеген авыл хуҗалага өлкәсендә алып баручы Кукмара районы «Агрофирма Тукай» ҖЧҖ предприятиясе 288 хезмәткәренә хезмәт хакын түләү буенча өлешчә бурычын кайтарды. Суммасы 1255,5 мең сумны тәшкил итә.

Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International