Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында яшь тәрбияләнүчеләр «Кидспейс» һөнәри осталык шәһәрчегендә булып кайтты.
Һәр станциядә дәрес 40 минут сузыла. Бу вакыт эчендә балалар һәр тәкъдим ителгән һөнәрләр турында белде.
«Балалар бик канәгать калды. Әлеге һөнәри юнәлеш бирүче чара һәр балага шатлык бүләк итте», - дип билгеләп үтә тәрбиячеләр.