Министр Эльмира Зарипова Лаешта эш визиты белән булды

Кичә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Лаеш муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.

Район хакимияте бинасында министрлык җитәкчесе гражданнарны кабул итү үткәрде. Эльмира Зарипова белән очрашуга 4 кеше килде. Гражданнарны эшсезлек буенча пособие түләү, социаль контракт кысаларында социаль стипендия алу, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар һшм башка сораулар кызыксындырды.

Очрашу ахырында Эльмира Зарипова социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Сюнина белән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның гаиләсендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования