Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,6% күрсәткечен тәшкил итте

31 гыйнвар 2018 ел., чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 30 нче гыйнвар көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 324 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 405 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,6% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36652кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 7481 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,34 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 897 кеше эшсез дип танылган, шуларның 825е – моңа кадәр хезмәт куйган. 176 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования