Кичә Зәй «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау органнарының 2017 елга эш йомгаклары буенча киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Александр Чапков, һәм башкалар катнашты.
Доклад белән Зәй муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре директорлары чыгыш ясады.
Киңәшмә рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.