Бөгелмә "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар уза.
Шулай итеп, бүген "Сәламәт гадәтләр" әңгәмәсе процессында тернәкләндерү үзәге карамагындагылар тәмәке, алкоголь һәм наркотикларның зыяны турында белемнәрен киңәйтте.
Балалар уеннар уйнады, иркен шартларда әңгәмәдә аралашты.