Түбән Камада Ленинград блокадасын өзүгә 74-нче ел уңаеннан масштаблы чара узды

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнварда Түбән Кама шәһәре 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ленинград блокадасын өзүгә 74-нче ел уңаеннан чара узды.

Түбән Кама муниципаль районында хәзерге вакытта 8 Ленинград блокадасында катнашучы һәм 2 Ленинград оборонасында катнашучы яши.

Чарада Түбән Кама муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов, социаль яклау идарәсе начальнигы Голсирин Ямалеева, мәгариф идарәсе башлыгы Вадим Матюшин катнашты.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы исеменнән чарада катнашучыларны Вадим Матюшин котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International