Чистай "Юлдаш" интернат-йортында әдәби кичә оештырылды

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында үзәк китапханә хезмәт күрсәтү бүлеге белгече З. Заббарова Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, драматург Илдар Юзеевның 85 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә оештырды.

Әдәби кичәдә катнашучылар бик кызыксынып шагыйрьның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар шигырьләр укыды, драматургның әсәрләрен тыңлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International