Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан республикасы Конституциясе» дигән хокукый сәгать узды.
Тәрбияче Елена Паранина барлык республика халкының төп законы турында сөйләде.
Приют карамагындагылар Республика Конституциясе ничек гамәлгә ашырылуы турында да белде.
Ахырда Елена Паранина хокукый викторина үткәрде.