Әлмәт мәшгульлек үзәге эш бирүчеләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итә

Әлмәт мәшгульлек үзәге ел саен уздырыла торган «Ачык ишекләр Көне» кысаларында эш бирүчеләр белән очрашырга дәвам итә. Әйтик, кичә эш белән тәэмин итү үзәгендә авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу оештырылды.

Очрашу барышында балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшләр оештыру, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары җыхазландыру кебек сораулар каралды.

Очрашу ахырында авыл җирлекләрендә күчмә «түгәрәк өстәл» оештыру турында карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования