Министрлыкта чираттагы видеоконференция режимында киңәшмә узды

29 гыйнвар 2018 ел., дүшәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды. Биредә министрлык карамагындагы учреждениеләрнең, социаль яклау бүлекләренең җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибендә Россия Федерациясе Президенты сайлауларын әзерләү һәм үткәрү вакытында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сайлау хокукларын тәэмин итү, ведомство карамагындагы учреждениеләрне тикшерү мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, киңәшмә барышында 01.01.2017-31.12.2017 чорында Министрлыкка гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында мәгълүмат яңгырады.

Киләсе видеоконференция 2018 елның 5 нче февраль көненә планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования