Мәскәү эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләр белән очраштылар

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Кичә Казанның Мәскәү районы эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләү мәсьәләләре буенча очрашу узды.

Очрашуда Мәскәү районының 17 предприятие һәм оешма вәкилләре килде.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре очрашуда катнашучыларга квота билгеләү, эш урыннары булдыру, норматив актларны кабул итү, вакантлы эш урыннары турындагы мәгълүматларны бирү, инвалидлар, ялгыз ата-аналар, инвалид бала тәрбияләүче, күп балалы ата-аналар өчен махсус эш урыннары булдыру тәртибе турында сөйләделәр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International