«Салават күпере» үзәге белгечләре аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен чаңгыда шуу оештырды

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина әкияти урманга экскурсия оештырды.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең администрациясе ярдәмендә аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр кышкы урман матурлыгы белән сокланды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, чаңгыда йөрү сәламәтлекне ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International