Питрәч районы “Шатлык” балалар һәм яшьүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр өчен гыйнвар аенда Татарстан республикасының аләме, туграсы, гимны белән таныштырылды.
Балалар шөгыльдә Татарстан республикасының символикасы турындагы булган белемнәрен ныгыттылар, системалаштырдылар. “Ак барс” исемдәге мультфильм карадылар. Бу балаларга Татарстан республикасы тарихы турында тагын да күбрәк белергә һәм истә калдырырга зур этәргеч булды.