Иреклеләр Елы кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре түгәрәк өстәл үткәрде.
Түгәрәк өстәлдә катнашырга яшьләрнең ирекле берләшмәләре һәм волонтерлык отрядларын җитәкләп баручы белгечләр чакырылды.
Чара барышында өлкәннәр һәм балалы гаиләләр белән эшләү мәсьәләсе тикшерелде. Чираттагы очрашу апрель башына планлаштырылган.