Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләр арасында экологик темага әңгәмә узды.
Әңгәмә башында балалар кыш турында табышмаклар чиште. Тәрбияче Гүзәл Сиразетдинова И. Суриковның шигырен укыды.
Әңгәмә вакытында дидактик уеннар ярдәмендә тәрбияче балаларның активлыгын арттырырга тырышты.