Яшел Үзән эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләр белән инвалидларны эшкә урнаштыру хакында фикер алыштылар

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

23 һәм 24 гыйнвар көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән киңәшмә үткәрелде. Барлыгы чарада 35 оешма һәм предприятие вәкиле катнашты.

Шунысын да әйтергә кирәк, Яшел Үзән  муниципаль районына агымдагы елга 101 эш урынына квота саны билгеләнгән.

Киңәшмәләр барышында билгеләнгән квотаны үтәмәгән өчен җаваплылык тоту, инвалидларны билгеләнгән квота исәбенә махсус эшкә урнаштыру һәм башка сораулар каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International