Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1114 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 23 кешегә күбрәк.

Шулай ук, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай һәм Менделеевскта рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1077, 436, 342, 274 һәм 92 эшсез граждан теркәлгән.

Шуның белән бергә, Кама Аланында эшсезләр саны кимегән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International