Министр Эльмира Зарипова республиканың өч районында күчмә рәвештә гражданнарны кабул итү үткәрде

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Әлмәт, Ютазы һәм Азнакай районнарында гражданнарны кабул итү үткәрде.

Министр белән очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераннарына гарантияләнгән социаль хезмәтләр; халыкны эш белән тәэмин итү юнәлеше буенча пенсионерларны укыту, вакытыннан алда пенсиягә чыгу кебек сораулар каралды.

Азнакайда гражданнар хезмәт министрлыгы җитәкчесенә түбәндәге сораулар белән килде: эш хакын түләүне кичектергән очракта нишләргә; кайчаннан Татарстан Республикасы территориясендә минималь хезмәт хакы10126 сум күләмендә билгеләнгән; “Хезмәт Ветераны” исемен бирү; һәм башка сораулар.

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да гражданнарга аңлату бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International