Бүген «Роналд Макдоналд Йорты» Хәйрия фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ресурс үзәге белән берлектә адаптив физик культура буенча семинар үткәрде. Чара республика Балалар клиник хастаханәсе базасында узды.
Укытуларга балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, Татарстан Республикасы акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорт белгечләре чакырылган иде.
Семинар теоретик һәм гамәли өлештән торды.