Закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр өчен танып белү экскурсиясе оештырылды

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Кабат хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре закон белән каршылыклары булган 18 яшүсмер өчен «КоVeR» яшьләр башлангычлары Үзәгенә танып белү экскурсиясе оештырды.

Директор Гөлназ Исмәгыйлева катнашучыларга үзәк турында сөйләде. Чакырылган яшүсмерләр мастер-класслар, семинарлар уза торган төрле кабинетлар белән танышты.

«Веста» үзәге белгечләре, үз чиратында, оешманың эше турында видеоролик күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International