«Ышаныч» үзәге белгечләре ишарәләр телен үзләштерә

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм башка социаль учреждениеләр хезмәткәрләре «Рус ишарә теле» мастер-классында катнашты.

Чара «Изгелек»инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә оештырылды. Мастер-классны Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте Яр Чаллы бүлекчәсе рәисе Роза Кононова үткәрде.

Бүгенге көндә Чаллыда ишетү буенча биш йөздән артык инвалид яши.

Роза Кононова мастер-класста катнашучыларны кулдан азбукасы (дактилология) белән таныштырды, кайбер ишарәләр тарихын сөйләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International