Вакантлы эш урыннары ярминкәсе нәтиҗәләре буенча 14 зәйле эшкә урнашу өчен юллама алган

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримов эшсез гражданнар белән очрашты.

Чара кысаларында Рәзиф Кәримов районның икътисади торышы, киләчәккә планнар һәм киләчәк перспективалары турында сөйләде. Мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат бирде, ә предприятие вәкилләре буш эш урыннары һәм алга таба эшкә урнаштыру турында сөйләде.

Очрашу азагында эшсез кешеләргә вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашырга тәкъдим ителде. Барлыгы чарага 79 кеше килде, шуларның 14 даими эшкә юнәлеш алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International