Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина төркемле дәрес үткәрде.
Балалар социаль педагог белән бергәләп, чыршы шәһәрчеге территориясендә җыелды. Бер-берсен сәламләп, алар Яңа елны ничек каршы алулары, кышкы каникулларны ничек үткәрүләре турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Аннары педагог балаларга Иске Яңа ел тарихы турында сөйләде.
Балалар бик канәгать калды, бик күп уңай эмоцияләр алды.