Зәйдә эш бирүчеләр 39 вакансия тәкъдим итәчәкләр

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Иртәгә, 18 гыйнвар көнне Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада алты оешма, алар арасында «СМП-Нефтегаз», ПАО «КАМАЗ» Литейный завод, ПАО «Таттелеком» Набережно-Челнинский ЗУЭС Нижнекамский МРУЭС,  коммерцияле булмаган спорт учреждениесе «Центр спортивной подготовки «Ялта-Зай», «мефро уилз Руссиа Завод Заинск» ҖЧҖ, «Заинское лесничество».

Эшсез гражданнарга 142 эш урынына 39 вакансия тәкъдим ителәчәк. Шулар арасында «С», «Е», «Д» категориясенә машина йөртүчеләр, механик, мастер, бораулау, стропальщик, кран машинисты, электромонтер, электрогазосварщик, участок мастеры, инженер-конструктор, инженер-технолог, пешекче, баш бухгалтер һәм башкалар.

Чара ТР, Зәй шәһәре Нефтьчеләр пр. д. 37б адресы буенча, 11.00 сәгатьтә башланачак.

Тулырак мәгълүматны 8 (85558) 71543 телефоны аша алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International