Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

 Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3714 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 178 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Аланы һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән.

Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1091, 1065, 425, 310, 301 һәм 91 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Чистайда эшсезләр саны арткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International