Балтач районында 95 яшьлек юбилярны котладылар

2018 елның 5 гыйнвары, җомга

Иске Салавыч авылында яшәүче Шәмсеруй Мөхәммәтгали кызы Шакирҗановага 1 гыйнвар көнне 95 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте баш зоотехнигы Рәфис Галимуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International