2018 нче елда 1нче гыйнвардан алып 8нчы гыйнварга кадәр ял көннәре булачак

29 декабрь 2017 ел., җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 1,2,3,4,5,6 һәм 8 нче гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак. 7нче гыйнвар - Раштуа бәйрәме.

2018 нче елда 6 һәм 7 нче гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

РФ Хезмәт кодексындагы 112 нче маддәнең 2 нче өлеше нигезендә эшләми торган бәйрәм көннәре ял көненә туры килгән очракта бәйрәм көне башка көнгә күчерелә.

6 нчы гыйнвар шимбәсеннән 9 мартка җомга көнгә;

7 гыйнварда якшәмбедән 2 майга чәршәмбе көненә.

Шулай итеп, 2018 нче елда 1 нче гыйнвардан алып 8нчы гыйнварга кадәр ял итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования