Беренче бала тууга бәйле яңа айлык акчалата түләүне татарстанлылар 2018 елның 3 гыйнварыннан рәсмиләштерә алачак

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

2017 елның 28 ноябрендә Россия Президенты В.В. Путин Координация советының утырышында яшь гаиләләргә ярдәм итү Милли стратегиясен тормышка ашырырга тәкъдим итте. Мондый чараларның берсе булып 2018 елның гыйнварыннан 1нче бала тууга айлык акчалата түләү торды.

“Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында” Федераль закон проекты Россия Федерациясе думасы тарафыннан 21 декабрьдә кабул ителде.

Айлык акчалата түләүгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тудырган (уллыкка алган) хатын-кызлар ия. Шулай ук, бу категория затларга түбәндәге шартларны үтәү сорала:

1. Ананың да, баланың да Россия Федерациясе гражданлыгы булу;

2. Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү;

3. Җан башына уртача гаилә кереме 13713 сумнан да артмаска тиеш.

Шунысын да әйтергә кирәк, өч кешедән торган гаилә акчалата түләүне бердәм кереме аена 41139 сумнан да артмаган очракта алырга хокуклы.

2018 елда айлык түләү күләме 8490 сумны тәшкил итәчәк.

Түләүләр 1 ел дәвамында башкарылачак. Аны озайту өчен яшәү урыны буенча кабат социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк була.

Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

– бала туу (уллыкка алу) турында таныклык;

– гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләр;

– банкта ачылган счетлар реквизиты.

2018 елның 3 нче гыйнварыннан барлык социаль яклау территориаль органнарында түләү билгеләү өчен кирәкле документлар кабул итү башланачак.

Гомумән, законны гамәлгә ашыру өчен 2018 елда 21 млрд. сум бүленеп биреләчәк, шулардан Татарстан Республикасына 475, 88 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International