Республика социаль приютлар караамгындагы балалар квестта катнашты

2017 елның 22 декабре, җомга

Кичә «Аҗаган» балалар үзәгендә «Яңа ел фантазиясе» Республика акциясе узды. Анда 80 нән артык яшь кунаклар катнашты: балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютлар карамагындагы балалар.

Әлеге чара ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге тарафыннан оештырылды.

Балаларга мавыктыргыч квест үтәргә кирәк булды. Биредә балалар яңа ел бүләкләре, бик күп уңай эмоцияләр һәм яңа тәэсирләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International