Бүген Казан ратушасында геройларны хөрмәтләү узды. Очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерлары чакырылган иде.
Чараның тантаналы өлешен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, бүген Татарстанда 36 Герой яшәвен искәртте.
Республика тарихында беренче мәртәбә быел апрель аенда"дәүләт һәм халык алдында махсус хезмәт казанышлары" бүләген Минтимер Шәймиев алды.
Күп санлы котлаулар, изге сүзләр, чәчәкләр һәм бүләкләр артистлар чыгышы белән үрелеп барды.