Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара оештырылды

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү квест-уен узды.

Балалар уен формасында һәрбер һөнәрнең мөһимлеге һәм кирәклеге турында белемнәрен арттырды.

Чара ахырында җиңүче команда билгеләнде.

Һөнәри юнәлеш бирүче чараның киләсе өлешендә яшүсмер-инвалидлар эш белән тәэмин итү үзәге белгече Елена Антонова белән очрашты. Шулай ук балаларга һөнәрләр турында видеороликлар күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International