Менделеевскта 12 мөмкинлекләре чикләнгән граждан махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсендә булды

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бүген Менделеевск "Өмет Яры" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Инвалидлар Декадасы уңаеннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

Шунысын да әйтергә кирәк, елның 1 декабренә Менделеевск районында572 инвалид яши, шуның 145е хезмәт белән мәшгуль.

биш предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте хезмәткәрләре дәгъва кылучыларга барлыгы 7 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр: хезмәт урыннары җыештыручы, физик культура инструкторы, кече тәрбияче, һ.б.

Чарага 12 мөмкинлекләре чикле кеше килде. Сөйләшү нәтиҗәсендә эшкә урнаштыру өчен 4 юнәлеш бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International