Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримов "ЖБК Заводы" ҖЧҖенең моңа кадәр хезмәт куйган эшсез гражданнар белән очрашу узды.
Чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, икътисад буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Павел Байрашев һәм төрле предприятиеләр вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында Рәзиф Кәримов районның икътисади торышы, киләчәккә планнары һәм перспективалары турында сөйләде. Мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева чираттагы тапкыр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре күрсәтә торган хезмәт турында мәгълүмат җиткерде.