"Тылсым" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Эльмира Гарафутдинова һәм Йолдыз Вафина4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлары белән берлектә Кукмара халкы арасында акция үткәрде.
Акциянең максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тартуны ташлау.
Акция кысаларында иллеләп кеше сораштыру узды. Сораштыру ачыклаганча, 70%граждан сәламәт яшәү рәвеше өчен, 25% граждан стрессны җиңелрәк күчерү өчен тәмәке сайлый, 5% җавап бирергә баш тартты.