"Исток-Башлангыч" үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен хәйрия концерты оештырылды

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

"Юмарт сишәмбе" акциясе кысаларында Лениногорск "Исток–Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Сюнмес Ялкын" татар халык фольклор ансамбле коллективы чыгыш ясады.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар рәхәтләнеп ансамбль чыгышын тыңлады, алкышлар белән каршы алды. Концерт вакытында халык һәм заманча җырлар, татар һәм рус телләрендә такмаклар яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International