Татарстан моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1065 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 26 кешегә күбрәк.

Шулай ук, Алабуга һәм Кама Аланында эшсезләр саны арткан.

Моның белән беррәтән, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1024, 420 һәм 327 эшсез граждан теркәлгән.

Менделеевскта халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә торган гражданнар саны үзгәрмәде, ул шулай ук 86 кешене тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International