Зональ супервизия барышында балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралар комплексын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “2016-2017 елларда Татарстан Республикасында балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралар комплексын гамәлгә ашыру” темасына супервизия үткәрелде.

Чарада Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнары һәм Чаллы шәһәре комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре директорлары, мөдирләре, белгечләр һәм психологлар катнашты.

Чараның төп максаты булып белгечләрнең һөнәри компетенциясен күтәрү һәм методик ярдәм күрсәтү  торды.

Чара башланды сәламләү сүзе белән "Шәфкать" директоры Светлана Шәехова башлады. Ул очрашуда катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм яхшы кәеф теләде.

Аннары докладлар белән "Шәфкать" директоры урынбасары Ләйсән Шакирова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Елена Назарова һәм социаль эш буенча белгеч Краснова Вероника чыгыш ясадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International