ТР "Инвалидлар һәм аеруча социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга эш урыннарын булдыру" Законы нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.
Агымдагы елның октябрендә Яр Чаллы шәһәре 13 нче суд участогы җәмәгать судьясы 67 нче "Надежда" катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен административ хокук бозуда гаепле дип танырга карар чыгарды, һәм аңа җәза рәвешендә штраф салды.
Шуңа бәйле рәвештә, Министрлык эш белән тәэмин итү үзәкләренә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча мәгълүмат бирү кирәклеген искәртеп узды.