«Маленькая история о большой семье» проект кысаларында Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре төркемле дәрес үткәрде.
Катнашучылар арасында социаль ярдәм алучы күп балалы гаиләләр булды.
Дәрес барышында гаиләләр балаларны тәрбияләү процессында туган проблемалар турында фикер алыштылар. Шулай ук, чара катнашучылар төрле күнегүләр үтәде.
Комплекслы үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, бергәләп эшләү нәтиҗәсендә әти-әниләр психологик-педагогик белемнәр алды.