"Салават күпере" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагыны Әниләр Көне белән котладылар

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Кичә Әниләр Көне уңаеннан белгеч Зельфия Ибраһимова һәм социаль хезмәткәр Гөлназ Бульц 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары белән берлектә Бөгелмә "Салават күпере" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы Антонина Карманованы бәйрәм белән котладылар.

"Балалар шигырьләр укыды һәм бүләкләр тапшырды. Антонина Ивановна бик канәгать калды, очрашуны оештыручыларга сәламәтлек теләде", - дип сөйлиләр үзәк белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International