Азнакай мәктәп укучылары нефть тармагы белән танышты

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Яшьләргә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләрен сайлауда дөрес юнәлеш бирү максатыннын “ 2014-2020 нче еллардаТатарстан Республикасында эшче һәм инженерлык һөнәрләренең абруен күтәрү” программасы кысаларында Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре  “Азнакайнефть” идарәсе белән берлектә югары сыйныф укучылары өчен уку мастерскойларында гамәли дәресләр уздырды.

   Татнефть кадрлар әзерләү үзәгенең махсус җиһазландырылган сыйныфында югары сыйныф укучылары түбәндәге һөнәрләр буенча практик күнекмәләр алдылар: электромонтёр, нефть чыгыру һәм газ операторы, стропальщик һ.б. Укытучылар җитәкчелегендә балалар уку макетлары һәм эш кораллары белән авыр булмаган практик биремнәр үтәделәр. Кадрлар әзерләү үзәгенең сыйныфлары заманча җиһазландырылган, практик биремнәрне төрле шартларда куркынычсыз үтәү өчен мөмкинлекләр тудырылган.

  Шулай ук мәшгульлек үзәге белгечләре укучылар арасында һөнәри юнәлеш бирү тестлары уздырдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International