"Веста" үзәге белгечләре шәһәр халкын “Юмарт сишәмбе” кампаниясенә кушылырга чакырды

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

“Юмарт сишәмбе” хәйрия инициативасы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре мәгълүмати акция үткәрде.

Аның максаты булып Түбән Кама муниципаль районы халкын хәйрия эшчәнлегенә җәлеп итү, халыкара хәйрия акциясе турында мәгълүмат җиткерү.

"Веста" үзәге белгечләре "#Щедрый вторник" плакаты белән Г.Тукай исемендәге Паркка чыктылар.

Барлык катнашучыларга да мәгълүмат белән беләзекләр, бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International