Кичә Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә Әниләр Көненә багышланган чара узды.
Чарага чакырылган үзәк китапханә хезмәткәрләре Николай Рубцов иҗаты буенча "Көтеп алган шагыйрь" дигән әдәби-музыкаль композиция әзерләде.
Шулай ук өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре шигырь, рәсем, видеосюжет, кул эшләнмәләре конкурсы оештырды.
Беркем дә игътибарсыз калмады, бөтен конкурста катнашучылар призлар алды һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде.