“Өмет чаткысы” үзәге карамагындагылар автомәктәптә булдылар

2017 елның 24 ноябре, җомга

Арча тернәкләндерү үзәгендә мәктәп яшендәге балалар арасында һөнәри юнәлеш бирү эше дәвам итә. Менә бүген дә балалар " Светофор" автомәктәбендә булдылар. Әлбәттә  барлык егетләр, ә хәзер инде кызлар да үзләре машина йөртергә хыялланалар.Чөнки хәзерге заманда бу бик мөһим.

 Экскурсияне автомәктәпнең  җитәкчесе Галяутдинов Руслан  бик кызыклы әңгәмә белән башлап җибәрде.

 Башта балалар үзәкнең тәрбиячесе Мусолямова Фания  җитәкчелегендә үткәрелгән дәресләрдә алган белемнәрен күрсәттеләр. Алар юл билгеләре буенча викторинадагы сорауларга җаввап бирделәр,аннары икенче бүлмәдә беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле әйберләр белән таныштылар. Балалар манекенда үзләре ясалма сулыш алдырып та карадылар.Шулай ук алар йөртү таныклыгын алу өчен хәзердән үк урамда һәм шәһәр юлларында үзеңне тоту кагыйдәләрен бик яхшы белергә,юл билгеләрен өйрәнергә  кирәклеген яхшы аңладылар.

 Ә иң кызыклысы – һәрбер бала махсус тренажерда "машина йөртүче" роленда булып карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International