Түбән Камада мәктәп укучылары арасында һөнәри осталык конкурсы үткәрелде

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә "Жемчужина Прикамья" проект кысаларында Түбән Камада мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары арасында эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән "Яшь профессионал. Осталар шәһәренә Сәяхәт" дигән чара узды.

Һөнәри осталык конкурсы 5 урта һөнәри белем бирү учреждениеләре базасында8 компетенция буенча үткәрелде: "Лаборатория химик анализ ясау", "Инженерлар дизайны", "Прототипирование", "Электромонтаж", "Коры төзелеш һәм штукатур эше", "Төзекләндерү һәм хезмәт күрсәтү", "Җылыту Системасы һәм сантехник эше", "Төзелеш һәм архитектура".

Шул ук көнне №31 урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 7-9 сыйныф укучылары арасында һөнәри осталык конкурсы узды: "Яшь тегүче", "Яшь пешекче", "Яшь электротехник", "Яшь столяр".

Барлыгы әлеге чарада шәһәр һәм районныд урта һөнәри белем учреждениеләреннән 270 укучысы катнашты.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле сувенирлар тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International