Бүген Казанның Вахитов районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминксәе узды.
Чарада 5 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре 489 ачык вакансия тәкъдим итте.
Моннан тыш, гражданнарны пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә хәбәр итү максатыннан, вакантлы эш урыннары ярминкәсендә Вахитов районында Россия пенсия фондының белгечләре катнашты.
Вакансияләр ярминкәсенә 344 кеше килде, шуларның 29ы эшкә урнашу өчен юнәлеш алды.