Бөгелмә "Салават күпере" үзәге социаль педагоглары хокукый юнәлешле чара оештырды

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Балалар хокукларын яклау көне кысаларында Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Лилия Ремеева һәм Ольга Лукашова №10"Импульс" Балалар (зафер) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Светлана Булгакова белән берлектә 13-нче номерлы мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен тематик сәгать оештырдылар.

Әңгәмә барышында балигъ булмаганнар бала хокуклары турындагы Конвенция турында белделәр, педагогларны игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр, фикер алыштылар.

Аннан соң "Хокукый турнир" дигән конкурс программасы оештырылды. Биредә балалар сорауларга җавап бирде, төрле табышмаклар чиште.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International