Бүген Чирмешән эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада 7 эш бирүче һәм 45 эш эзләүче катнашты.
Эшсез гражданнарга пешекче, экспедитор, автомобиль йөртүче, почтальон, хисапчысы, юрист һәм башка вакансияләр тәкъдим ителгән.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча 6 кеше эшкә урнашу өчен юлламалар алды.